АРМАТУ’РА и. лат. тех. 1) Төрле аппарат, машина һәм электр җиһазларының эшен тәэмин итә торган ярдәмче детальләр һәм җайланмалар комплекты 2) Тимер-бетон корылмаларның корыч каркасы; төзелеш корылмаларының ныклыгын арттыру өчен катнаштырыла торган металл чыбыклар җыелмасы. Якында гына берничә экскаватор, бульдозерлар тык-тык эшләп утыра, такта һәм арматура өемнәре калкып тора. Р.Кәрами. Арматура чыбыкларыннан ябыштырып ясалган тимер капка ике якка ачып куелган. З.Фәтхетдинов 3) махс. Корал һәм сугыш киемнәрен сурәтли торган декоратив сын |