АРЛЫ’-БИРЛЕ рәв. 1) Әле – теге, әле бу якка; әрле-бирле. Ул атын, йөгәненнән тотып, арлы-бирле йөртеп тора, үзе дулкынланып сөйли иде. Р.Хафизова. [Наҗия Гобәевна] Аннары урыныннан купты да, такта янында арлы-бирле йөреп, яңа материалны аңлата башлады. В.Нуруллин 2) Төрле юнәлештә. Аның яшькелт күзләре, кая барып сугылырга белмәгәндәй, арлы-бирле йөгерә иде. А.Вергазов ◊ Арлы-бирле бәргәләнү Нәрсә эшләргә белмичә аптырау, борчылып йөрү. Арлы-бирле сугылу к. арлы-бирле бәргәләнү. Рәис сикереп торды да, кыскарган аягы белән титаклап, арлы-бирле сугылды. Г.Бәширов |