АРКЫЛЫ’-ТОРКЫЛЫ рәв. 1. 1) Бер-беренә кара-каршы авышлатып; берсе – буйга, икенчесе – иңгә; берсе өстенә икенчесен аркылы китереп // Бер аркылыга, бер буйга. Эзли-эзли, бөтен урманны аркылы-торкылы карап чыкканнар – бала табылмаган. З.Хөснияр

2) Тәртипсез рәвештә; ничек эләкте шулай; төрле юнәлештә. Ул, ачынган тавыш белән, тагын бер-ике кәлимә сүз өстәде дә Әхмәтсафаны сал өстенә аркылы-торкылы ташланган агач өеменә этеп җибәрде. Ф.Сафин. Зөфәр Шәриповичның эшләрне контрольдә тота торган калын кенәгәсе бу көннәрдә фамилияләр, башкарасы эшләр, үтәлү вакытын күрсәткән язулар белән аркылы-торкылы чуарланып беткән. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Берсе икенчесенә авыш итеп атландырылган, бер-беренә аркылы торган. Өйнең ишекләре бикләнгән, тәрәзә капкачлары ябылган. Өсләреннән аркылы-торкылы такталар кадакланган. Н.Дәүли. Башына кара күн шлем кигән, зур кара күзлекле очучыны да, җилкәсен аркылы-торкылы каешлар белән эләктереп, аның артында утырган Нурислам абыйларын да малайлар ап-ачык күрделәр. Р.Хафизова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә