АРКЫЛЫСЫ’-БУЕ и. Барлык үлчәмнәре. Аркылысы-буе бер үлчәмдә булса да, искиткеч җиңел сөякле кеше иде бәк. М.Әмирханов ◊ Аркылысы-буе бер Бик симез, юан; буе аркылыга киткән. Бездә Маша исемле складчы бар иде. Аркылысы-буе бер. Э.Яһүдин. Аркылысын-буен үлчәү к. аркылыга-буйга үлчәү. Без, дүртәүләп чыгып, тагын бер кат урамның аркылысын-буен үлчәдек. Р.Хафизова. Аркылысын-буен үткән 1) Күпне күргән, күп гизгән; 2) Тәҗрибәсе зур булган, берәр мәсьәләдә күпне белгән |