АРКЫЛЫГА’-БУЙГА рәв. 1) Төрле юнәлешләрдә, һәм аркылыга, һәм буйга. Аркылыга-буйга сөреп чыгу

2) күч. Бер җирен дә калдырмыйча, җентекләп, һәрьяклап. Аркылыга-буйга тикшереп чыгу

Аркылыга-буйга айкау Бик күп җирләрдә, төрле урыннарда булу, сәяхәт кылу. Кунакчыл хуҗалар үз башкалаларын җентекле экскурсия белән, аркылысын-буен айкап дигәндәй, көне буе күрсәтеп йөрделәр. З.Нури. Гражданнар сугышында илне кылыч белән аркылыга-буйга айкап чыккан кеше бит мин! Ф.Сафин. Аркылыга-буйга гизү к. аркылыга-буйга айкау. [Заһит:] Әмма дә Европаны аркылыга-буйга гизеп, үзебезнең авылдагы Гөлйөзем исемле кыздан да чибәррәк кызны күргәнем булмады, монысы хак. М.Әмирханов. Аркылыга-буйга йөрү (йөреп чыгу) к. аркылыга-буйга айкау. Шунлыктан без Венецияне «унберенче номер» белән аркылыга-буйга йөрдек. М.Юныс. Юк, наныем, башта син, безнең Гриша кебек, биш-алты ел буе Себер юлларын тапта, аркылыга-буйга йөреп чык, аннары, улларыгызны күрер өчен мең чакрымнар үтәсе бар, дип шыттырсаң да ышаныр идек. И.Зарипов. Аркылыга-буйга кичү к. аркылыга-буйга айкау. Дөньяны аркылыга-буйга кичкән, хезмәт юлын гади эшчедән башлап, тормыш сандалында чүкелгән егетнең күңеленә гүя Җир шарының бөтен тулай тораклары сыйган иде. Р.Хисмәтуллин. Аркылыга-буйга үлчәү Җәяүләп, бер башыннан икенче башына кадәр үтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә