АРКЫЛЫ’ БАЛТА и. Балта эшендә ырмау ясау өчен кулланыла торган корал. Археология мәгълүматларына караганда, болгар осталары аркылы балта ярдәмендә эшкәртелгән тактаны киң файдаланганнар. И.Гафаров