АРКЫЛЫ II бәйл. 1) Бер яктан икенче якка үтү (чыгу) белән бәйләнешле эш-хәрәкәтнең урынын белдерү өчен кулланыла. Бакча аркылы узганда, туктап, Җидегән йолдызга карап тордык. И.Гази. Урам аркылы чыкканда, Әзһәм хатыны белән каяндыр кайтып килүче яшь бала күтәргән бер танышын очратты. Р.Кәрами. Көтүче малай әйтүенчә, «Нива» килгәндә, көтү юл аркылы чыга торган була. Р.Мөхәммәтҗан

2) Эш-хәлнең урыны нәрсәнең дә булса бөтен киңлегенә юнәлгәнлеген белдерү өчен кулланыла. Безнең басу аркылы кайчандыр Гондыр елгасы аккан. М.Хуҗин

3) Эш-хәрәкәтнең башкарылган урыны берәр предмет өстеннән, аның аша булуын белдерү өчен кулланыла. Егет, --- сак-сак атлап, киртә аркылы абзарга керде. Г.Ибраһимов

4) Эш-хәрәкәт башкарылган урын ике нокта арасында булуны белдерү өчен кулланыла. Ничек кенә карасак та, безнең әти передовойга Мәскәү аркылы үткән булырга тиеш. Р.Хафизова. Саба-Арташ автобусы Олы Нырты аркылы йөри башлады. Т.Нәҗмиев

5) Нәрсә дә булса үтәли башкарыла торган (мәс., үтәли күренә, ишетелә торган, тишеп, ерып, саркып торган һ.б.ш.) пространствоны, урынны, предметны белдерү өчен кулланыла. Кузов рәшәткәләре аркылы тирә-ягына хәйран күз белән карый-карый барган Муса уйга батты. Ш.Маннур. Рәхимсез кыланалар [кырмыскалар], берничәсе күлмәк-ыштан аркылы мине дә тешләргә маташты. Р.Низамиев

6) Кем яки нәрсәнең дә булса башка зат яки предметны узып, шул заттан, предметтан соң урнашкан урынын белдерү өчен кулланыла. Тәмәке тарту бүлмәсенә бару өчен, картка көлләү цехы аркылы узарга кирәк. А.Алиш. Ике йорт аркылы

7) Эш-хәлнең тигез урын аралыкларында үтәлүен белдерү өчен кулланыла. Шунлыктан ул үзеннән бер кеше аркылы яткан кызылармеецка, ачуланып: – Атлы... – дип кычкырырга өлгермәде. Ш.Усманов

8) Эш-хәлнең нигезен күрсәтү өчен кулланыла. Элек шигырьне укый да белмәгән Рушатов, Муса аркылы, шигырьнең чын тәмен, образлар тирәнлеген аңлый башлады. Ш.Маннур

9) Эш-хәлне башкаруга арадашлык иткән, ярдәме, булышлыгы тигән предметны, чараны, җайланманы һ.б.ш.ны белдерү өчен кулланыла. Җил аркылы сәлам әйтәм, Җилләр сезгә исәме? Җыр. Ләкин [Хәсән], һәр икесендә дә ерак лазаретларга эләгеп, хат аркылы гына хәбәр бирде дә, тагын фронтка, бу юлы Балтик ягына китеп барды. К.Нәҗми. Ә башка халыкларның әдәбият җәүһәрләре белән танышу мөмкинлегенә һәр халык тәрҗемә аркылы ирешә. К.Миңлебаев

10) Эш-хәлнең башкарылуына сәбәпче булган предметны яки затны белдерү өчен кулланыла; аркасында. Шул залимнәр аркылы халыкка туды ярлы көн. М.Җәлил

11) Берәр нинди эш-гамәлне башка зат аша, аның арадашлыгы белән башкаруны белдерү өчен кулланыла. Кантон шәһәрендә ачылган «Союзкож» тире җыю бүлегенә агентлар кирәк, дигәч, Һашимов дус-иш аркылы анда да үрмәләп алды. А.Алиш. Ул үзенең тәнкыйть фикерләрен, әйбәт теләкләрен я Такташ, я Гомәр Гали аркылы җиткереп торды. Г.Минский. Хуҗасы ул бияне кала ипподромыннан, шунда ат караучы булып эшләгән, сугышта ятып калган әтисенең бертуган энесе Гарәфетдин абзасы аркылы сатып алды. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә