АРКЫЛЫ I рәв. 1. 1) Буйга перпендикуляр рәвештә. Инде үрсәләнеп аунаган хатынкай ишеккә аркылы яткан җиреннән буйга сузылып төште. А.Хәлим. Авырайган гәүдәне ияренә аркылы салды. З.Зәйнуллин. Якын-тирәдәге урамнарга зур-зур йөк машиналарын аркылы куйганнар. Мирас 2) Иңгә, иңе буенча. Шулай ук теземнәрдәге сабакларның аркылыга һәм буйга тигез урнашуын табу зарури. Урып җыю машиналары 2. аркылысы и. мәгъ. Иңе. Син гастрольләрдә күп йөрдең, буе – унбер мең чакрым, аркылысы алты мең чакрымны кат-кат әйләнгән кеше син. Р.Батулла 3. с. мәгъ. Буйны иңгә кисеп үтә торган, шул юнәлештә беркетелгән, куелган, эшләнгән. Алар, бер дә диярлек, урамга чыкмыйлар һәм үзләренә дә беркемне кертмиләр бугай – капкаларының аркылы агачы һәрвакытта шылдырып куелган була. Ә.Еники ◊ Аркылыга җәелү Юанаю, тазару. Оксана ишеккә сыймаслык булып аркылыга җәелде. Р.Мулланурова. Аркылыга үсү к. аркылыга җәелү. Корсагы аркылыга үскән, карбыз кебек чыраендагы күзләре чучканыкы сыман. Ф.Баттал. Аркылы килү к. аркылы төшү. Яңгыр гына аркылы килде менә. Ә.Гаффар. Аркылыны (аркылы ятканны) буйга салмау Ялкау булу, бер эш тә эшләмәү, булышмау. Туганнан бирле аркылыны буйга алып салмаган, үзе икърар иткәнчә, «егерме өч яшенә кадәр салам да селкетмәгән бер әрәмтамак». Ф.Галимуллин. Аркылы төшү 1) Кеше сөйләгәннең киресен сөйләү, каршы сөйләү; 2) Нинди дә булса эшкә комачаулау, аяк чалу. Ниятенә аркылы төшеп, тәмам кәефен кырдылар. Б.Камалов |