АРКЫЛУ ф. диал. 1) Бер ягыннан икенче ягына үтеп чыгу 2) Тулып ташып чыгу, берәр нәрсә өстеннән (читеннән) ташып агу 3) Бөртекле яки сыек нәрсәләрнең, тулып, савыт кырыеннан түгелүе, сибелүе. Ходайга шөкер, буралар быел аркылып тулды: бодай, арыш, тары... С.Поварисов 4) күч. Берьюлы күп булып агылу, күп булып үтеп керү (мәс., кояш нурлары, яктылык һ.б.). Кояш чыкты, нур балкыды, тәрәзәдән өйгә аркылды. Ф.Урманче Аркылып чыгу 1) Бер ягыннан икенче ягына үтәли аркылу. Зәй – зур елга түгел. Агымы тиз булса да, аны өч сулышта аркылып чыгарга була. Т.Нәбиуллин 2) Эченнән читенә аркылу |