АРКАНЛА’У ф. 1. 1) Арканга тагу, аркан белән бәйләп кую. Мәгъфүрә җигеп кайткан атны, шунда ук тугарып, тау астына илтеп арканлыйлар. Р.Төхфәтуллин. Юлдан эчкәрәк кертеп, бер елга буена атын тугарды да үләнгә арканлады. Ш.Маннур. Пароходтан юан баулар ыргытылып, аны тимер бүкәннәргә арканлап әвәрә килгәндә, --- Кутуй, Такташ, Усманов палубага ыргылдылар. Ф.Сафин. Причалга килеп терәлү белән, тимер пароходны, арканлап, ярга беркетә башлыйлар. М.Юныс 2) Аркан белән уратып алып тоту, аулау. Арканлап егу 3) иск. Аркан белән үлчәү 4) күч. Кемгә дә булса тапшыру, аның карамагына бирү. [«Нива» машинасын] Озак тотмады, Иске Җөри авыл советы рәисенә күчереп арканлады ул аны. Т.Нәҗмиев 2. арканлап рәв. мәгъ. күч. Көчләп, мәҗбүр итеп. Бүген тынычлап йокла, таң белән мин сине, арканлап, олы юл тукталышына илтәм. Н.Гыйматдинова ◊ Арканлап китерү Көчләп китерү, ай-вайга карамыйча китерү (алып бару) Арканлап алу Тиз арада, җәһәт кенә арканлау Арканлап кую Арканлаган хәлдә тоту. Атны дилбегә белән арканлап куйдым. Н.Мадьяров. Картаерга ашыкмыйк әле, өйләндем, дип, үзеңне карават аягына арканлап кую – юләрләр эше ул! Ш.Маннур Арканлап тору Һәрвакыт, гел арканлау |