АРКАН II рәв. 1. 1) сөйл. Арка белән, сырт белән, аркасын куеп. Ул, кып-кызыл кызарып, миңа аркан әйләнде дә, куллары белән чәчен каплап, кире бүлмә эченә сикерде. Р.Гали. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, аларга аркан борылган гына идем, «Миллипипед»: – О-о, мәскәүләр! – дип куйды. Ә.Гаффар 2) Аркага яткан хәлдә, чалкан. Шундый киң елганың теге ярына аркан йөзеп чыкты Фәһим. Заман 3) сөйл. Арты (арт ягы) белән. Нәрсә икән ул, дип кызыксынып, шул саргылт өемнең янына барып җитүе булды, чак кына аркан авып китмичә калды. В.Нуруллин 4) диал. Аркылы. Күпергә аркан тарттырылган тимерчыбык 2. с. мәгъ. Аркага, юл уңаена исә торган (җил) ◊ Аркан әйләнү (борылу) 1) Үпкәләү, ачулану, мөнәсәбәтен кирегә үзгәртү; 2) Тыңламау, ризалашмау, киреләнү; мөнәсәбәтләрне өзү. Нәтиҗә буларак, әдип әсәрләре яңадан басылмый, татар театры репертуарыннан пьесалары чыгарып ташлана, матбугат идарәләре аңа аркан борыла. Р.Әмирханов |