АРКАН I и. Юкә, сүс яки нечкә тимерчыбыклардан юан итеп ишелгән озын бау, трос. Бозауны тау читендәге иң үләнле җиргә арканлады, аркан озынлыгын чишмә суына җитәрлек итте. Н.Хәсәнов. Атларның икесе дә, муеннарына салган арканнар белән, тал куакларына бәйләп куелган иде. З.Зәйнуллин. Гөлчәчәк булмагач, күрәсең, атның күп гомере арканда уза. З.Хөснияр. Үгез бозау арканда торырга яратмый

Аркан белән дә тарттыра алмассың Кузгатып та булмый, чакырып-чакырып та килергә теләми. Аркан буе 1) Чама белән озынлыкны билгеләү берәмлеге; 2) Бик озын, гадәтидән күпкә озын. Сүзләре озын боярларның, аркан буе. М.Әмирханов. Аркан ишәрлек Кирәгеннән артык күп. «А-ах-ух»тан соң – пуф-пуф тәмәке, Өйдә төтен – аркан ишәрлек, Агыла тәрәздән. Р.Идиятуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә