АРКАЛЫК и. Ат җигү дирбиясендә, ыңгырчак өстеннән үткәрелеп, ике тәртәне күтәртеп бәйли торган каеш яисә башка төрле бау. Шамил, шулай сөйләнеп, тәртә янына килде, аркалыкны төшереп бәйләде. М.Рафиков. Аннары артка беркетелгән чалгысын алып җиргә кадады, атының аркалыгын төшереп, үлән ашарга куйды. Ф.Садриев. Аркалыкны ыңгырчактан бушатып, камыт бауларын чишкән арада, карт, Кәбир сизмәсен дигәндәй, саклык белән генә атның сылу гәүдәсен ниндидер төсмерләүләр аша тикшерә, чагыштыра [башлады]. А.Хәлим |