АРКАЛА’У ф. диал. 1) Аркага салу, аркага күтәрү (мәс., капчыкны, сумканы һ.б.) 2) сөйл. Кыйнау 3) Тупас рәвештә куып, төрткәләп чыгару. «Кармен»ның аяк тырнаклары, канга манчылгандай, кып-кызыл итеп буялган иде... Эльвир аны хатыныннан аркалап чыгарып җибәрде. М.Маликова 4) иск. Артыннан куып бару, эзәрлекләү. Аркалап барып ни аттың, атай? Мараллар атып килдеңме, атай? Дастан |