АРКАЛАНУ ф. 1) Кем яки нәрсәнең дә булса ярдәменә таяну яки ышану; иркәләнү. Кешегә аркаланып укыдың, кешегә аркаланып эшкә урнаштың да бит, эшли башлагач ни кылырсың икән соң син? В.Нуруллин. Чөнки Кадриянең, бер түгел, күп тапкырлар: «Берәрсе тия-нитә калса, җәберләттермә үзеңне, миңа гына әйт», – дип кисәтеп куйгалаганы бар. Шуңа аркалана Вәлидә. М.Хәсәнов. – Иван Васильевич, Македонов сезгә аркалана, шуңа узына, – диде Туфайлов. Х.Камалов. Атасына аркаланып кала алмасын белсен. Р.Кәрами

2) күч. Берәр сәбәпкә кайтарып калдыру, берәр нәрсәнең юклыгы дип күрсәтү, шуны сылтау итү. Ләкин без бүгенге көнгә генә ябышып ятмыйк әле, хәзерге экономиканың хәлсезлегенә, китап басу техникасының артталыгына, ташландык хәлдә булуына аркаланмыйк – зуррак, колачлырак масштабта фикер йөртик. Ә.Кәримуллин

Аркалана башлау Аркаланырга керешү. Хәйләкәр кызый шуннан бирле абыйсына аркалана башлады ---. Г.Якупова

Аркалана төшү Бераз аркалану

Аркаланып бетү Гел, тәмам, тулаем аркалану

Аркаланып йөрү Күп вакытлар, һәркайда яклау тоеп яшәү. Ул, башкаларга ышанып, аркаланып йөрмәгән, һәрнәрсәне үзе башкарырга, үз тормышын үзе көйләргә омтылган. Х.Миңнегулов

Аркаланып тору Әле, хәзерге вакытта аркалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә