АРКАДАШ и. 1. Иптәш, дус; таяныч. Иске белешләр кебек, мәктәп аркадашлары кебек дуслашканнар иде. Г.Исхакый. Гадәт буенча, апам белән мине, тугач ук, әти үзенең ямчы дус-аркадашларының улларына ярәшеп куйган. Ф.Сафин. Сакалы биленә җиткән Аппакай морза кенәз Мороз белән аркадаш, хәтта үзара кунакка йөрешәләр иде. М.Хәбибуллин 2. рәв. мәгъ. 1) Дус булып, аралашып, иптәшләр кебек. Без гел бергә булырга, аркадаш яшәргә тырыштык. Мирас. Фетнә була, урысларны кыралар, күбесе кача, әлбәттә, яшеренүчеләре дә булгандыр, чөнки татар халкы күп кенә урыслар белән туганлашкан, аркадаш яшиләр иде инде. М.Хәбибуллин 2) Арканы аркага терәп, бер-берсенә арка белән. Көдрә Матэ белән улы Арабей, хәнҗәрләрен чыгарып, аркадаш басалар. З.Зәйнуллин |