АРКА’ и. 1. 1) Кеше гәүдәсендә муеннан билгә кадәр булган арткы өлеш, ә хайваннарда, кош-кортларда муеннан коерыкка кадәрге сырт як өлеше. Бәрәннәрнең мамыкланып, көдрәләнеп торган аркаларын сыйпамакчы булды. Г.Исхакый. Безнең татар карчыклары да элек-электән арка сылатырга яратканнар. Г.Әпсәләмов. Бибисараттәй күзен тагын алъяпкыч чите белән сөртеп алды да, озак итеп, минем аркамнан сөйде. М.Юныс 2) Өс киемендә арка өлеше, арттакта. Фәйзулла агайның керле аркасы, кара җилкәсе миңа тагын да сөйкемлерәк күренә. Ш.Камал 3) Кулның учка кире ягы, арты. Икенче кул аркасына да, җиң эченнән нәзек кенә юл ясап, кан агып төшкән иде. Ш.Маннур. Карт исә тамак кыргалап алды, кул аркаларын ышкыштыргалады. Б.Камалов 4) Бияләй һәм перчатканың кулның учка кире ягын каплый торган өлеше. Ул бияләй аркасы белән Николайның беләгенә [сукты]. Ш.Камал 5) Пычак, балта, чалгы һ.б.ш. кискеч коралларның йөзенә каршы ягы, сырты 6) Кашыкның чокырлы ягына каршы ягы. Кашык аркасы белән өскә төшсә, теләгең үтәлми, чокырлы ягы белән өскә төшсә, теләгең үтәлә. Ф.Зарипова 7) Урындык, диван кебек җиһазларның арка терәп утыра торган тактасы, арты. Җәмилә Закировна сикереп тора да урындык аркасында эленеп торган күлмәген ала. М.Маликова. Кайсылары Улинә әби утырган урындык аркаларына, кайсылары иңбашына ук кунаклады. Р.Фәизов 8) сир. Арт I (1 мәгъ.), арт як. Агач башкайлары шаулыйдыр, Аркалардан җилләр искәндә. Г.Тукай 9) диал. Биеклек, калкулык. Елгадан үтеп, арыш басуы аша аркага менгәч, кояш та чыкты. М.Гафури 2. аркада, аркамда, аркабызда, аркаңда, аркагызда, аркасында бәйл. функ. Эш-хәлнең башкарылуына сәбәпче, ярдәмче булган затны, предметны, күренешне белдерү өчен кулланыла. Бер «рәхмәт» сүзе аркасында янә ахирәттә дә дәрәҗәләргә ирештерсә, гаҗәп булмас иде. Гыйбрәтле хикәятләр. Минем аркада шундый авыр газаплар чигәсезмени сез?.. Ш.Маннур. Күрәсең, җил аркасында, кайдадыр авария булган. С.Йосыпов. Барысы да бер гаепсез телефон аркасында килеп чыкты. Р.Низамиев. Барысы да – синең аркаңда. Р.Төхфәтуллин ◊ Арка бирү 1) Нинди дә булса бәйгедә (мәс., көрәштә) җиңелү; 2) Артка чигенү, качу (мәс., сугышта). Чыннан да, халык «Сугышта арка биргәннән күкрәк биргән артыграк» дигән принципны үзенең кыйбласы, идеалы итеп таныды. Ш.Җәләлиев; 3) иск. Оныту, ташлау. Зирәк булган вакытыгызда – зирәклеккә ышанып яки һөнәрле булган вакытыгызда – һөнәргә арка биреп, эшсез вә хәрәкәтсез тик ятмагыз. Р.Фәхреддин. Аркага алу Үз-үзенә йөкләү, үз өстенә алу. Аркага арка куеп яшәү Янәшә һәм үзара тату яшәү. Аркага арка терәп Бер-берсе белән килешеп; бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп. Солтанбәк нәселе, ике гасыр урыс авыллары белән аркага арка терәшеп яшәсә дә, кан катыштырмаган. Н.Гыйматдинова. Аркага атландыру 1) Узындыру, теләгәнен эшләргә ирек кую; 2) Ирексездән асрау, карау. Аркага (менеп) атлану Баш булып алу, кеше җилкәсенә салыну. Аркадан килеп (аркага) пычак кадау Көтмәгәндә һөҗүм итү, уңай моменттан файдаланып һөҗүмгә ташлану (ачыктан-ачык көрәшүгә каршы мәгънәдә); астыртын эш итү. – Хыянәт бу, иптәшләр, коточкыч хыянәт! Почмактан чыгып, аркага пычак кадау, – диде военком, әрнүле көр тавыш белән. Х.Камалов. Аркадан сыйпамаслар Гафу итмәсләр, хупламаслар, мәгънәсендә. Аркадан сыйпау к. баштан сыйпау. Минем үземнең дә күпләрне әрләгәнем бар, мине дә гел аркадан сыйпап кына тормыйлар, әмма беркайчан да болай җебегәнем юк иде. М.Хуҗин. Аркадан тараканнар йөгерә Тән чемердәү турында. Арка йонын кабарту (торгызу) Усаллану, ачулану, зәһәрләнү. Арка кашу к. аркасын кашу. Арка кочтыру Баланы аркага атландырып күтәрү. Арка кочтырып алу этн. Ата-ана ризалыгыннан башка хатынлыкка алу, үзенә ябыштырып алу. Арка кую 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса арт белән борылу, аңа карамау; 2) Нәрсәгә дә булса каршы килү, ризалашмау; яратмау, өнәмәү. Арка кыздыру (киптерү) Эшсез булу, тик яту, тик тору, эшсез яту, эшсез йөрү. --- измә аркасында, икенче көн арка кыздырып ят инде. Ә.Баянов. Арка кымырҗу (чымырдау) Берәр нәрсәнең йогынтысы белән тәннең чирканган кебек яки эсселе-суыклы булу хәле. Хәл кискен иде, Мостафинның аркасы чымырдап куйды. Х.Камалов. Аркада тату Үз башыннан үткәрү, йөрәге аша кичерү. Арка сөяге йомшак к. арка сөяксез. Арка сөяксез (үзәксез) Принципсыз, үзенең төпле фикере булмаган. Алик – бөтенләй намуссыз, арка сөяксез егет икән! А.Гыйләҗев. Аркасы белән тору к. аркан тору. Тукай хәмергә аркасы белән торган суфи булып яшәмәгән, әлбәттә. И.Нуруллин. Аркасына ышыклану Аркалану, елышу, кемнең дә булса ярдәменә таяну. Аркасын кашу 1) Кыйнау, җәзалау; 2) Бераз тәнкыйтьләү, кимчелекләрен күрсәтү. Аркасын күрсәтү к. арка бирү (3 мәгъ.). Арка таянычы Беренче ярдәмче, ярдәм кулын сузучы. Бу тынгысыз, михнәтле заманда, революциягә кадәрге төсле үк, Ибраһимның иң якын киңәшчесе һәм рухи яктан арка таянычы абыйсы Фатих була. Р.Әмирханов. Арка терәге к. арка таянычы. Бу әле – арка терәге булган кешеңнең, гарипләнеп калса да, яныңда булуы, сиңа эндәшүе дигән сүз. Ш.Маннур. Арка тире агызу Тир түгеп, зур көч куеп эшләү. Арка тиресен каезлау (тунау, тукмау) 1) Бик нык кыйнау, суктыру. Мастерларның зурраклары ---, заводка кермичә, төркемләшеп торган эшчеләргә: «Арка тирегезне каезлатасыгыз килә торгандыр шул», – дип көлеп, заводка керәләр иде. А.Таһиров; 2) Бик нык изү, эксплуатацияләү. Арка чиләнү Бик мәшәкатьле, күп физик көч сораган эштә озак эшләп җәфалану |