А’РКА и. лат. 1) махс. Ишек, тәрәзә, мич кебек нәрсәләрнең көймәләп эшләнгән түбәсе (түшәме) 2) архит. Көймәләп, дугасыман итеп ясалган декоратив корылма. Дачаның капкасы шактый зур арка рәвешендә эшләнгән. Ш.Камал. Триумфаль арка 3) Берничә катлы һәм озын итеп салынган йорт аша үтү өчен, бер яисә ике этаж биеклегендә калдырылган буш аралык яки күпернең ныгытма араларында калган уем |