АРИФМО’МЕТР и. гр. иск. Арифметик гамәлләрне башкара торган кечкенә өстәл машинкасы. Лагуткинның өстәлендә – акча саклый торган тимер сандык, аңа янәшә арифмометр алдында – экипаж исемлеге. М.Юныс. Нәкыя, арифмометрын зырылдатудан туктап, --- егеткә, пышылдап диярлек: – Бигрәк усал, астыртын карыйсың син, әзрәк елмай ичмаса, – диде. Р.Кәрами |