АРИСТОКРА’ТИЯ и. гр. 1) Җәмгыятьтә хакимлек итүче югары даирә катламы, аксөякләр. Казанның милли аристократиясе дә, яңа карашлы байлары да --- бар. И.Нуруллин. Ул чорда феодаль аристократия дә зур сәяси йогынтыга ия була һәм дәүләт эшләрендә актив катнаша. Ә.Мөхәммәдиев 2) Берәр иҗтимагый төркемнең өстен хокуклы катламы. Финанс аристократиясе 3) тар. Дәүләт белән азсанлы югары даирә катламы – аксөякләр генә идарә итү формасы. Югары катлау греклар үз идарәләрен «аристократия» дип атаганнар, ул «иң яхшылар власте» дигәнне аңлаткан. Борынгы заман тарихы |