АРИСТОКРАТ и. гр. 1. 1) Аристократия вәкиле, аксөяк. Пароход коменданты де Сегюр да, күрәсең, француз аристократларыннандыр... Ә.Гаффар. Аристократлар шәһәр читендә сарайлар төзетә башлый. А.Әминов

2) күч. Нинди дә булса кешеләр төркеменнән өстен булуы белән аерылып торган кеше

3) күч. Үзен артык һавалы тотучы, үзен башкалардан өстен куючы кеше. Тик бер генә тапкыр күтәрелеп карасын иде халыкка, аристократ! М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Аристократия (1 мәгъ.) вәкиле булган. Монда элек аристократ кызлар институты булган. М.Юныс. Юкка гына аңа теге аристократ поручик күз атмады ич. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә