АРЗАНЛЫ с. 1) Кыйммәт түгел, юнь, очсыз; сатылган әйберләре түбән бәяле булган. Мин укыган рабфакта арзанлы ашханә барлыгы искә төште. Ә.Гаффар

2) Күп көч, тырышлык сорамый торган, җиңел табыла яки башкарыла торган. Туздырылган, таланган Болгар урысларга иң арзанлы җим булып калачак. М.Гайнетдинов. Шул шул, бердәнбер арзанлы рәхәт безнең өчен – кәләш алу. М.Әмир

3) күч. Нигезсез, әһәмиятсез, игътибарга лаексыз. Шушындый әйбәт хәзергелек мизгелен ташлап киләчәккә ашыгу – арзанлы дуамаллык кына бит ул. М.Юныс

4) күч. Буш, юк-бар, кирәк-кирәкмәс (сүзләр, хәрәкәтләр һ.б. турында). Аш китерүче мондый арзанлы тел шомартуларны күп күргәнгә охшый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә