АРЗАНАЮ ф. 1) Бәясе төшү, очсызлану, бәясе кимү. Сатучы күбәйгәч, сыерларның бәһасе бик арзанайды. В.Нуруллин 2) Дәрәҗәсе төшү, әһәмияте кимү. Ә монда кайтып, якташлары белән аралашкач, кызыйның үзенә куйган бәясе арзанайды. Г.Бәширов. Яшәвегезнең мәгънәсе арзанайды, гыйшкыгыз саекты. Т.Миңнуллин. Бар иде кыйммәтле фикерем – ул да арзанайды. Ш.Галиев Арзанаеп бетү Бик нык арзанаю Арзанаеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң арзанаю. Әллә югыйсә әдәбият, элекке тылсымлы тәэсир көчен югалтып, дәрәҗәсен төшердеме? Арзанаеп калдымы? Г.Бәширов Арзанаеп китү Бераз, берникадәр, соңгы вакытта кинәт арзанаю Арзанаеп кую Кинәт арзанаю Арзанаеп тору Һәрвакыт, әледән-әле арзанаю Арзаная бару Торган саен ныграк арзанаю. Әмма, ни кызганыч, җәмгыятьтә көннән-көн мал кыйбатлана, җан арзаная бара. Т.Миңнуллин Арзаная төшү Бераз арзанаю |