АРЗАНАЙТУ ф. 1) Бәясен төшерү, очсызландыру, түбәнәйтү. Хәзер --- крәстиянгә кирәк булган завод-фабрика малларын арзанайту юлы тотыла. Һ.Такташ. Товарларның бәясен арзанайту. Х.Туфан 2) күч. Түбәнсетү, дәрәҗәсен төшерү. Инде «суверенитет» сүзен арзанайта, таушалта башладык. Т.Миңнуллин. Гөлфинурга Шәмсүннең җитәкчеләргә хас кырыслыгы, хатын-кыз чибәрлеге каршында баш иеп, үзен арзанайтып маташмавы ошады. А.Вергазов Арзанайта төшү Бераз, берникадәр арзанайту Арзанайтып бетерү Тәмам, бик нык арзанайту Арзанайтып кую Кинәт арзанайту; алдан ук арзанайту Арзанайтып тору Даими, әледән-әле арзанайту |