АРЗАН с. 1. 1) Түбән хактагы (бәяле), очсыз, юнь; киресе: кыйммәт. Хәлсез хуҗалыклар исә икмәкләрен көз көне үк хөкүмәткә арзан бәягә сатып бетерде. Ф.Сафин 2) күч. сөйл. к. арзанлы (3 мәгъ.). Качтым арзан ләззәтләрдән, Баш идем Мәхәббәткә! Р.Рахмани. Сөйләүчеләребез эстрада сәхнәсен гел кәмиткә, гел арзан шаяруга гына әверелдереп калдырмагайлары, дигән шөбһә бар. Р.Батулла 2. арзанга рәв. мәгъ. Түбән бәягә, түбән бәя белән, очсызга. Әзер йорт сатып алу арзанга төшә! К.Кәримов. [Иптәшләре] Атларның азрак арзанга булса да сатылуы белән килештеләр. З.Зәйнуллин ◊ Арзанга бирмәү Берәр нәрсә өчен бик нык көрәшү, күп көч кую. [Туйкә:]Минем үчем олы, Имән батыр, арзанга гына гомеремне бирмәм! В.Имамов. Ә инде һәлак булырга туры килсә, мин тормышымны арзанга бирмәячәкмен! Р.Батулла. Арзанга килмәү Берәр нәрсәне башкарып чыгу өчен бик күп көч һәм вакыт сарыф ителү, авырга туры килү. Бүрегә мондый гимнастика арзанга туры килмәгәндер, билгеле. Ә.Баян. Арзанга кую Берәр нәрсәнең, хезмәтнең бәясен төшерү, тиешле хакын киметү. Арзанга төшмәү к. арзанга килмәү. Күрше-тирә мине мактап сөйли башлады: тик бу хәл минем өчен бик арзанга төшмәде. Г.Садри |