АРЕСТ и. нем. 1) Кулга алу, сак астына алу, иректән мәхрүм итү. «Арест!» Бер дә ишетәсе килми бу сүзне. Н.Хәсәнов

2) Хөкем карары нигезендә мөлкәт һәм акча маясыннан файдалануны тыю. – Каян алыйм мин ул акчаны, болай да арестта утырабыз, бирәчәк – муеннан, – ди бит бу. Х.Хәйруллин. [Прокурор:]Ашлык ведомостена арест салам, – диде ул аңа. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә