АРЕ’НА и. лат. 1) Циркта: залның үзәгендә төрле тамашалар күрсәтү өчен көйләнгән түгәрәк мәйдан; манеж. Беренче карашка, алар цирк аренасындагы гладиаторларны хәтерләтәләр. М.Хәсәнов. Аларның язмышы аяныч: тамашачының кәефен күрер өчен, цирк аренасында бер-берсен үтерергә тиеш булалар. Ватаным Татарстан 2) күч. Берәр төрле эшчәнлек өлкәсе. Инде андыйларның җитәкчелек аренасыннан киткәненә илле-алтмыш ел гына түгелдер. Ф.Садриев. Шагыйрь поэзиясендә күтәрелгән --- темалар һәм мотивларның күбесе тарих аренасына Утыз Имәнидән соң аяк баскан татар мәгърифәтчеләренең карашлары белән аваздаш яңгырыйлар. Ә.Шәрипов |