АРЕАЛ и. лат. 1) зоол. биол. Теге яки бу хайванның яисә үсемлекнең җирдә, суда таралу өлкәсе. Республиканың территориясендә яки ареал чигендә булган төрләрнең популяцияләрен дә даими контрольдә һәм күзәтүдә тотарга кирәк. И.Рәхимов, К.Ибраһимова 2) кит. Кемнең яки нәрсәнең дә булса (күренешнең, әйбернең) таралып урнашу өлкәсе. Чыннан да, җирдә, адәм баласының яшәү ареалында, төгәл, бәхетле тормыш кору өчен күпме эшлисе, күпме көч түгәсе бар! М.Юныс |