АРДЫРУ ф. Арыту, талчыктыру, йончыту. Гомумән, ул күп сөйләшкәнне яратмый, эш түгел, күп сүз ардыра иде аны. Р.Сибат. Көне буе, җәяүләп, кырык чакрым араны узу да нык ардыра. Т.Нәбиуллин Ардыра төшү Бераз, берникадәр ардыру. Як-ягымдагы бөтен күз күреме җирдә мыжгып, кайнап торган халык диңгезе дә, озак карый торгач, ардыра төште. Г.Бәширов Ардырып бетерү Тәмам, соң чиккә җитеп ардыру. Әгәр дә аның җырчы икәнен белсәләр, истәлек имзалары сорап, кунакка чакырып, җырлатып ардырып бетерәчәкләр. Р.Батулла Ардырып җибәрү Кинәт ардыру; бераз, җиңелчә ардыру. Бар дөньяга шаулап, ыгы-зыгы килеп, кайчак, энем, бик ардырып җибәрәсең. Р.Шәрипов Ардырып тору Әле, хәзер бераз ардырган булу. Мин, синең белән бәхәсләшеп, телемне дә ардырып тормыйм. К.Тимбикова |