АРГЫ с. 1) Кара-каршысы, икенче ягында булган; теге (ике яклы яки ике очлы нәрсәләргә карата кулланыла). Өстәлнең аргы почмагында, каешын бер якка кыйшайтып, моңаеп кына, гармун тора. Р.Хафизова. [Телефон] Чыбыкның аргы башы бер мәлгә тынды. Н.Хәсәнов. Айрат Бәдретдинович --- ярның аргы ягындагы хатын-кызларны берәм-берәм барлый башлады. А.Вергазов. Гайния апаның сыерлары озын абзарның аргы башында ук иде. М.Хәсәнов // Берәр нәрсәнең ерактагы баш өлеше. Ә-әнә чүнникнең аргы башындагы шәрәрәк наратны күрәсеңме? М.Хуҗин. Паркка түгел, урамыбызның аргы башына да барып җитмәдем, бәлагә тап булдым. А.Шамов. Станциянең аргы ягында – кар басып киткән кыр. Ф.Хөсни 2) сөйл. Санны белдергән сүз белән килеп, шуннан соң, шул санны узганнан соң, мәгънәләрен белдерә. [Шәйхулла карт:] Яшең сиксәннең аргы ягына чыккач, бик пөхтә булып булмый икән ул. Д.Салихов |