АРГУМЕНТ и. лат. 1) Берәр нәрсәне раслау яки аның киресен исбатлау өчен китерелә торган дәлил, нигез. [Хөсәен:] Ләкин син моны бер генә аргумент белән дә исбат итә алмыйсың бит. А.Расих. Ә матур фразаларга төрелгән аргументны шәрәләндерсәң, асылын ачсаң, аның нигезендә, барыбер, шул салам яндыру-яндырмау факты калачак. Х.Хәйруллин 2) мат. Ирекле рәвештә үзгәрә торган алмаш зурлык |