АРГОНАВТЛАР и. гр. кит. 1) Борынгы грек мифологиясе буенча: «Арго» кораблендә Колхида ярларына тылсымлы тәкәнең алтын тиресен эзләп барган геройлар. Аргонавтлар шушыннан Эгей патшасының алтын тәкә тиресен һәм аның чибәр кызы Медеяны урлап киткәннәр. М.Юныс. Ниһаять, миңа борынгы аргонавтлар йөзгән Урта диңгез дулкыннарына колач салу 1981 елның май аенда насыйп булды. М.Галиев 2) күч. Батыр диңгезче-сәяхәтчеләр; маҗара эзләүчеләр 3) күч. Фәнни экспедицияләрдә, сәяхәтләрдә катнашучы(лар) |