АРГАМАК и. 1. Чабышкы ат; яхшы токымлы йөгерек ат. Тәңре аргамакны, яратып, җир өстенә җибәргәч, аның матурлыгына сокланмаган зат калмаган. Т.Миңнуллин. Дөньяда иң шәп нәселле атлар гарәп аргамаклары санала. М.Галиев 2. с. мәгъ. Йөгерек, чабышта катнаша торган. «Исме Әгъзам» догасы ярдәмендә ---, хәтта, кул астына аргамак атын, елгыр лачынын --- китертә алган. М.Госманов |