АРБА’У ф. 1. 1) иск. Әфсенләү, сихерләү 2) Кемнең дә булса игътибарын үзенә җәлеп иттерү, карату, сихри сүз белән үз ихтыярына буйсындыру, яраттыру. Китапның үзенә тарту, күңелне арбау, сихерләү һәм шаукымландыру сәләте азыктан, акчадан һәм магниттан көчлерәк. А.Хәлим 3) диал. Тәэсир итү, үз юлына төшерү, күндерү. --- йола җыры «Яңа өйне арбау»да түбәндәге сүзләр бар: «Чулпан бабай мал бирсен, Зәнки бабай юл бирсен». Ф.Урманче 2. и. мәгъ. Әфсен сүзе, тылсым; сихерләү чарасы, серле ысул. Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. Мәкаль. Нинди ирен арбау пышылдады? Р.Харис |