АРБАЛЫК с. 1. 1) Арба ясарга яраклы, арба ясарга җитәрлек

2) Бер арбага сыярлык. Авыл карты кагып куйды дилбегәсен һәм Чайкалды хәтерендә бер арбалык гаиләсе: Олы улы, уртанчысы, кече малай, төпчек кызы. Р.Мингалим. Тонна, иптәшләр, бәләкәй әйбер түгел! Кимендә ул – ике арбалык. Х.Туфан

2. и. мәгъ. 1) Арба ясарга әзерләнгән материал. Арбалык хәстәрләү

2) Бер арбага сыярлык итеп куелган көлтә өеме, кечкенә зурат. [Карчыклар], кыштырдый торгач, шактый гына эш эшләп ташлаганнар: кысып-кысып бәйләнгән көлтәләре пөхтә итеп куелган арбалыклар --- тезелешеп-тезелешеп торалар иде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә