АРБАЛЫ с. 1) Арба җигелгән, арбасы булган. Ә бүген --- монда – шыгрым тулы халык, --- арбалы атлар, чалгы, тырма, капчык тоткан кешеләр. А.Чурбанов 2) Җигүле арбага утырган. Безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады. Г.Тукай. Ярты чакрым юл үткәнмендер, артымнан ат җиккән арбалы кеше килеп чыкты. Х.Ибраһимов 3) күч. сөйл. Нәрсә генә эшләсә дә, дөбер-шатыр килеп, бәрелеп-сугылып, орынып йөри торган. Арбалы кеше ишеккә сыймас. Мәкаль |