АРБА и. гар. 1) Хуҗалыкта, йөк ташу өчен, атка җигелә торган дүрт тәгәрмәчле транспорт чарасы. Урамда арба шыгырдаган тавыш ишетелде, карасам: көлтә төялгән аллы-артлы ике арба югары таба менеп баралар. Г.Ибраһимов. Кинәт арба, дырт-дырт итеп, нәрсәгәдер бәрелә-сугыла узды. Н.Дәүли. Ә бүген!.. Без йоклаган арба төбендәге, кичә генә чабып кайтарылган печән исе дә мине исертә. М.Әмир

2) Йөк ташу өчен җайланган, кул белән этеп, тартып яки җиңел машинага һ.б.га тагып йөртелә торган ике яки дүрт тәгәрмәчле хуҗалык әйбере. Рөстәм Әхмәткә велосипед арбасыннан сүтеп алган частьларны яшерергә ымлады. Р.Хафизова. Шул көнне үк Галимә, бәләкәй арба тартып, элеваторга чыгып китә. Хәйдәр. Шулвакыт Бәдринең арба белән чыгып барган тавышы ишетелә. М.Фәйзи

3) Йөк транспортында йөк ташу яки кеше утыртып йөртү өчен махсус җайланган, өсте ачык яки ябулы кузов. Дүрт тәгәрмәч өстенә ящик куелган, «трамвай» дип аталган арба атлар белән хәрәкәткә китерелгән. А.Алиш. Бер куәтле «Кировец» тракторы озын арбага салынган юан колонна сөйрәп бара. Р.Кәрами

4) Сугышта: туп, снаряд ташу җайланмасы. Хәзер инде барысына да тәбәнәк атларга җигелгән нечкә көпшәле ике пушка белән снаряд арбасы ачык [күренә]. К.Нәҗми

5) спорт Ат ярышында ике тәгәрмәчле, өсте ачык җиңел транспорт чарасы. Чаптар бия, биш ел чамасы, ике эрзинкә көпчәкле җиңел арба өстерәп, ипподром юлларында беренчелекне алып, зур дан тоткан асыл хайван булган икән шул. З.Зәйнуллин

6) сөйл. Сабыйларны утыртып яки яткырып йөртү өчен ясалган дүрт тәгәрмәчле махсус җайланма; коляска. Ирек ишегалдында Алмазны арбада тартып йөри. Ф.Садриев

7) сөйл. Инвалидлар коляскасы. Аның аяклары тездән түбән генә юк. --- Утырып йөри торган арбасы белән баскычтан төшү уңайсыз иде аңа. Т.Миңнуллин

8) күч. Бергә эшләгән, бергә тормышка ашырган уртак эшчәнлек, тормыштагы уртак авырлыклар. Бер арбада, без «Нур» арбасында Киләчәккә үтик әле тагын... Р.Әхмәтҗан

Арба белән куян тоту Кирәкмәгән, мәгънәсез эш эшләү. Арбага җигелү Коллектив белән җитәкчелек эшенә алыну. Дөрес, ул үзенең кая килүен, нинди арбага җигелүен белә иде. Р.Кәрами. Арбадан төшеп калмау Үз дәрәҗәсен, абруен саклау; булдыклы булу. Егетнең үзенә дә әйттем, дөньялар ничек кенә болганса да, барыбер, безнең нәсел арбадан төшеп калмады. Ф.Сафин. Арбадан төшеп калу Билгеле бер кешеләр төркеменнән читкә этәрелү, дәрәҗәсен яки эш урынын югалту, булдыксыз булып калу. Ә инде «дан, шөһрәт» дигән алдавыч нәрсәләрдән авыз итеп өлгергән кемсә өчен арбадан төшеп калу – чын-чынлап фаҗига. Т.Миңнуллин. Арбадан төшереп калдыру Читләштерү, эштән яки вазифадан бушату; аяк чалу. – Арбадан төшереп калдырырга иртә әле безне. Дөнья дилбегәсе кулдан ычкынмаган, җаным, – дип, башта серле-сәер генә сөйләште ул. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә