АРА’ХИС и. гр. бот. 1) Кузаклылар семьялыгыннан, кызыл тышчалы озынча тар җимешләре кузаклары эчендә тезелеп үсә торган майлы үсемлек. Дөньякүләм зур мәйданнарда эшкәртелүче төп культуралы үсемлекләр исәбенә соя, фасоль, борчак, арахис, ногыт керә. Л.Мәүлүдова

2) Шул үсемлекнең җимеше; кытай яки җир чикләвеге. Бу сый инжир белән җир җиләгенә арахис чикләвеге кушып ясалган ризыкны хәтерләтә иде. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә