АРАУКА’РИЯ и. Араукариячәләр семьялыгыннан, Көньяк Америкада һәм Австралиядә таралган, биек булып үсә торган, чатырсыман ябалдашлы мәңге яшел ылыслы агачлар ыругы (Чилидагы Араука провинциясе исеменнән). Хәзерге вакытта араукарияләр Көньяк ярымшарның тропик һәм субтропик зоналарында киң таралган. Л.Мәүлүдова |