АРА’-ТИРӘ рәв. 1) Кайчак, кайвакыт, сирәк-сирәк. Ара-тирә, Фәтхетдин хатларына да җавап бирә. Р.Хафизова. --- яңа кешеләр белән ара-тирә сөйләшкәләп алу гына Абдулланың тынгысыз йөрәген баса алмый иде. Э.Касыймов 2) Сирәк, әллә нидә бер, онытылып беткәндә. Без аның шәкерт чагында ук «ачы суны» ара-тирә авыз иткәнлеген күргән идек. И.Нуруллин 3) Вакыты-вакыты белән, әледән-әле. Алар арасында бердәнбер ир кеше Зәки абый да, түзми, ара-тирә кычкырып куя. Р.Хафизова. Ара-тирә кабыштырса да, [Вафа] аракы белән артык мавыкмады. З.Моталлапов // Урыны-урыны белән, аз-азлап. Мин ни дияргә белмәдем. Тик Әхминең рәхимсезлеге хакында ара-тирә бер-ике сүз кыстыргаладым. Г.Ибраһимов 4) Өзек-өзек; әле – бер, әле икенче урыннан. Гөлдания китапныӊ битләрен, ара-тирә укып, ахырына кадәр карап чыкты 5) Әле монда, әле тегендә; анда-санда, берән-сәрән. Ара-тирә көлешкән тавышлар да тынды. Р.Кәрами |