АРАТАЛА’У ф. 1) Арата белән уратып алу, тирә-ягына арата тоту

2) Арата куеп, бер-берсенә беркетү, арата белән үзара тоташтыру. Менә каяндыр җигүле атлар килеп чыкты, арбалардан бүрәнәләрне араталап беркеткән кечкенә салларга охшаш җайланмалар төшерде. Ф.Латыйпов

3) сөйл. Берәр нәрсәне икенче әйбергә аркылы кую. Бер таза егет беләге белән ишекне араталады. М.Хуҗин

Араталап алу Бөтен тирә-ягын араталау. Бакчаны араталап алу

Араталап бетерү Тулысынча, тоташ араталау. Игенлекне араталап бетерү

Араталап кую Араталанган хәлгә китереп калдыру. Бакчаны араталап кую

Араталап тору Һәрвакыт, гел араталау. Игенлекләрне араталап тору

Араталап чыгу Һәрберсен, башыннан ахырына кадәр араталау. Бакчаны араталап чыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә