АРАТА и. 1) Багана, казык һ.б.ш.ның ике ягына рәт-рәт аркылы беркетелгән берничә озын агач. Текә баскычның тимер араталарыннан кул-аяклар таеп-таеп китә. Р.Кәрами 2) Аркылы борыс, киртә, планка (арбада, көймәдә, коймада). Кыз, күпер аратасына тотынган килеш, аңа карап үксеп елый. Р.Хафизова 3) спорт Тигез аралы терәкләргә горизонталь беркетелгән ике янәшә борыстан гыйбарәт гимнастик җиһаз 4) диал. Өрлек |