АРАН и. 1) Нечкә бүрәнәдән, калын тактадан, саман кирпеченнән корылган җылы ат абзары. Абу баба аран ишеген көч-хәл белән генә ачып керде. Б.Сөләйман. [Әтиең] Лапас артындагы аран буенда таптана икән. Р.Низамиев

2) Абзарда бер ат яки сыер өчен киртә яисә такта белән бүлеп куелган урын. Карпат, араннан башын күтәреп, аларга карый: ни кирәк, янәсе, ни йомышыгыз төште? Хәйдәр. Аны, күбрәк, аранда гына тоталар. Ә.Еники

3) Маллар өчен махсус киртәләп алынган ачык урын. Терлекләр урман буендагы аранга ябылды

4) тех. Трамвай, троллейбус, локомотив ремонтлау өчен билгеләнгән махсус урын, секция. Уртада – ак бетон түшәлгән юл, ике якта ак бетон плитәләрдән төзелгән бүлмәләр – араннар иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә