АРАЛЫК и. 1) Ике нәрсәне аерып торган ачык урын, буш ара. Күңелендә малайлык шаяруы уянып, Тайфә карчыкларга урам як капкасыннан түгел, ә читән белән лапас арасындагы аралыктан, мәче кебек, шылт иткән тавыш чыгармый үтте. Ф.Сафин. Чүп баскан аралыкны үткәч, ул Нәбиләр тыкрыгына кадәр аягүрә торып чапты. Н.Хәсәнов. Каршы як тәрәзәләрдән кырларны карамакчы булды, ләкин берни күренми иде – аралык тулы кеше, тагын үз тәрәзәсенә елышты. М.Хуҗин

2) сөйл. Авыл өйләрендә мич белән стена арасында калдырылган ара, ачыклык. Мәдинә, утлы кисәү тоткандай кабаланып, утын агачын аралыкка ташлады. М.Хәсәнов. Кичке чәйдән соң, мич артындагы аралыкка, инде күптән кирәге беткән балалар караватына чүмәшеп, изрәп киткән иде китүен. Җ.Рәхимов

3) Ике әйбер арасы, аларның интервалы. Вагоннар тоташкан аралык бик каты чайкала. Р.Вәлиев

4) Ара озынлыгы, ераклык. Урманның бик киң түгел генә юлы тирәсендә, әледән-әле, яшь агачларның нәзек һәм сыгылмалы ботаклары кул белән тотып алырлык кына якын аралыкта калалар. Ф.Әмирхан

5) диал. Ике каралты арасына салынган сарай. Әнвәр тиз генә тәрәзәдән чыгып, аралыкка кача. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә