АРАЛАШУЧАН с. Тиз аралаша торган, аралашырга ярата торган; әңгәмәдәше белән сүз таба белгән. Аның кеше белән аралашучан икәнлеге дә хәтерендә яхшы сакланган. Р.Кәрами. Холкы ягыннан кешеләр белән тиз аралашучан, бигрәк тә хатын-кыз белән. З.Фәтхетдинов |