АРАЛАШУ ф. 1. 1) Кем белән дә булса дустанә мөнәсәбәттә бәйләнеш тоту, еш очрашу, сөйләшү, фикер алышу, күрешү. Әти-әниләре аралашмагач, алар да читләште. М.Әмирханов. Заһит алар белән турыдан-туры мөнәсәбәттә тормый, аның әле хәтта колхоз җитәкчеләре белән дә якыннан аралашканы юк. М.Әмирханов. [Муса] Рабфакта белем эсти, газета-журналлар белән элемтә тота, язучылар, зыялылар белән аралаша. Ф.Сафин // Туган-тумачалар һ.б. белән бик якын булу, аларның хәл-әхвәлен белешеп, ярдәмләшү. Кода-кодагый булып, үз ишләрең белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә?! Ф.Латыйфи // Ир-ат яки хатын-кыз белән очрашу, үзара якын мөнәсәбәттә булу. Әмма Ләйлә барысын да кире какты, ир-ат заты белән аралашмады, кияүгә чыкмады. Ф.Латыйфи

2) Нәрсә дә булса бергә кушылу, буталу. Кыскасы, Гайниянең онга тиенү шатлыгы, бер үк вакытта, «җиремне ничек сөрдерим?», «кемгә барып егылыйм?» сорауларыннан килеп туган кара кайгы белән аралашты. Ф.Хөсни. Теге яктан тынчулык, биредәге сидек исе белән аралашып, күңелне болгатып җибәрде. Ф.Садриев. Союзниклар, Италиягә төшкәч, немец гаскәрләре белән бергә аралашып сугышканнар. Ш.Маннур. Ишек төбенә килеп җитәрәк, әче сыра белән аралашкан тынчу һава борынын ярып керде. Н.Хәсәнов. Кыздан кояш нурлары белән аралашкан чәчәкләр исе, урман исе, дала исе килә иде. С.Поварисов

3) Аңлашу, сөйләшү. Ерткыч җанвар белән ничек аралашырга? Р.Фәизов

2. и. мәгь. Сөйләшү, фикер алышу, аңлашу. Әгәр кеше зыялыларның аралашу кагыйдәләрен бозса, ул үзенең кешелек дәрәҗәсен шик астына куя. Ф.Углов. --- икенчедән, зонаның сахра түгеллеген онытмыйк – анда аралашу да чикләнгән... С.Йосыпов. Аның сүзләренә караганда, «Беренче канал» тамашачылар белән аралашу моделен алыштырырга җыена. Шәһри Казан

Аралаша бару Торган саен күбрәк аралашу. Чөнки ул, берәр сүзләп-берәр сүзләп ана телендә аралаша барып, сизелми генә алмаша ала. Г.Алпаров. --- төрле башлангыч һәм юнәлешләрнең үзара кушыла, аралаша баруы «Рәссам»да ачык чагылышын тапкан. Т.Галиуллин

Аралаша башлау Танышлык урнаштыру, аралашырга керешү. Аның Габдулла Тукай белән якыннан аралаша башлавы һәм дуслашып китүе дә шушы вакытларга туры килә. Р.Даутов

Аралаша бирү Аралашуны дәвам итү. --- аргыяк – биргеякка, биргеяк аргыякка карата күпмедер дәрәҗәдә «оппозиция» саклап яши, уйнаша, сугыша, җырлаша, аралаша бирә иде. М.Мәһдиев

Аралаша тору к. аралашып тору. – Беренчедән, кешеләребездә нечкә зәвык тәрбияләсә, икенчедән, шулай язучылар белән аралаша торып, кем белә, безнең проблемалар турында да әдәби әсәрләр туар, – диде ул. Р.Хисмәтуллин

Аралаша төшү Тагы да аралашу; бераз аралашу

Аралашып алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада аралашу. Аның белән аралашып алу кирәк булыр сиңа. Т.Галиуллин

Аралашып бару Берсе артыннан икенчесе эзлекле рәвештә аралашкан булу. Соңрак гарәп һәм латин хәрефләре аралашып барган. И.Надиров. Ике тавыш аралашып бара – кыңгырау һәм тояк тавышлары. М.Хуҗин. Анда мәгънәсез җырлар мәгънәсез сүзләр белән аралашып бара. Мәйдан

Аралашып бетү Тулысынча үзара буташып аралашу. Юллар, сукмаклар аралашып беткәннәр. А.Шамов

Аралашып китү Ниндидер моменттан, вакыттан соң аралашу, аралаша башлау. Теге көнне танышкан Гайнан исемле сөйкемле егет белән якыннан аралашып киттек. С.Йосыпов. Ләкин язучы халкы бик тиз аралашып китә бит ул. Р.Сибат. Мин бит сине, кешеләр белән тиз аралашып китүдән горурлыгы тыя, дип уйлый идем. М.Хуҗин

Аралашып тору Һәрвакыт, даими, гел аралашу. Кыюсызлык «һәрдаим үз-үзеңә ышанмау» дигән хәерсез хис-гамәл белән аралашып тора. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә