АРАЛАШ рәв. 1. 1) Аралаштырып, катнаштырып, чиратлап. Ә ул исә үзе кичке бер кафеда --- аракыны әфлисун суы аралаш уртлап утырган чагында аңа берәү: – Исәнмесез! – дип эндәште. Ә.Гаффар. Суганны кишер белән аралаш утырту

2) Кем беләндер яки нәрсә беләндер бергә, рәттән, берсе арты берсе, бергәләп. Кырыйдагы ян сәкене минут эчендә уртагарак тарттылар да егете-кызы аралаш килеп тезелешеп утырдылар. Г.Бәширов

3) Бергә кушып, бутап. Тәлинкәгә дөге, тары һәм карабодай ярмасы аралаш салынган

2. с. мәгъ. 1) Аралаштырылган, чиратлаштырылган, кушылган, бутап бирелгән. Кара белән кызыл аралаш кием кигән иде ул. Р.Батулла. Юан-юан өянкеләр артта калды, шомырт, зирек агачлары, вак таллык аралаш куаклык башланды. Н.Әхмәдиев

2) Берәр нәрсә белән катнаш булган. [Түбәләре] Күбрәк чирәм, камыш аралаш җир белән капланган. Т.Нәбиуллин. Кирпеч ватыклары, кызыл балчык аралаш көл катламнары биредә тимер кыздыра торган учак булганлыгына ишарәли. Ф.Хуҗин

3) мат. Санаучысы ваклаучысына тигез яки аннан зуррак булган. Аралаш вакланма

3. бәйл. функ. 1) Билгеле бер вакыт арасы үткән саен кабатлана торган эш-хәлне белдерү өчен кулланыла. Апрель урталарына кадәр, Дамир ерактагы Урманлы мәктәбендә калган Надирәсенә көнаралаш хат язып торды. Г.Кашапов

2) Икенче бер эш-хәл белән аралаштырылып яки бүлдерелеп башкарыла торган эш-хәлне белдерү өчен кулланыла. Йокы аралаш сизәм: чыннан да, чаршау артындагы пышылдаулар, өзек-өзек ишетелгән сүзләр һәм өй эченә кереп тулган төнге караңгылык артында ниндидер билгесезлек, яшертенлек посып ята. Р.Низамиев. Хәер, Шамил үзе дә аларга игътибар итми, ничектер йокы аралаш бер халәттә атларны куа иде. З.Фәтхетдинов. Әти яшь аралаш елмайды да, мине көчле кулларына алып, түшәмгә кадәр күтәрде. Ш.Маннапов

3) Берсен үтеп, икенчесендә башкарыла торган эш-хәлне белдерү өчен кулланыла. Авыл аралаш туктап ял итү

4) Нинди дә булса эш-хәлнең, күренешләрнең башка күренешләргә яки эш-хәлгә вакыт-вакыт аралашып, катнашып китүен яисә бер үк вакытта булуын белдерү өчен кулланыла. Әкрен искән җилдә әле чәчкә генә атып килгән мәтрүшкә, бөтнек исе белән аралаш кичәге учак, бәрәңге ысы аның борынын кытыклады. А.Хәлим. Йокы качырып, күңелгә сагыш аралаш моң агылып керә. Н.Хәсәнов. Гыйльметдин үзенең сырлы будкасыннан һәрбер узгынчыны, курку аралаш шикләнеп, дәшми-тынмый, күзе белән генә озата иде. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә