АРАЛА’У ф. 1) Кеше төркемен яки куе, тыгыз булып (үсеп) утырган нәрсәләрне як-якка этәреп юл ачу; үтә алырлык ачыклык, ара (1 мәгъ.) булдыру. Ул төнне Рәсим ашыга иде шул, аны-моны карап тормады – хуш ис аңкытып утырган үләннәрне аралап, юан киртәгә, киртәдән – багана башына, багана башыннан ат сарае түбәсенә менеп китте. Ф.Шәфигуллин. Верхильо сикереп торды да, кино караучы рус диңгезчеләрен һәм порт эшчеләрен аралый-аралый, читкә чыга башлады. М.Юныс

2) Орлык, җимеш һ.б.ш. нәрсәләрне чүбеннән чистарту яки нәрсәдән дә булса арындыру. Мин мөлдерәп пешкән җиләкне әчкелтем таҗыннан аралап кабам да тел өстендә суырып тотам. М.Галиев // Орлык, яшелчә, җиләк-җимешләрне сортларга һәм төрләргә аеру

3) Бармакларны чәч, йон, сакал, чук кебек нәрсәләр арасыннан йөртү, уздыру. Әтисе, җитез генә торып, нәрсәдер эзләгәндәй, мич яныннан урап килде дә кулын Ирекнең башына куйды, кытыклагандай, чәчләрен аралады. Ф.Садриев. Хәмит тырпаеп торган тыңлаусыз кара чәчләрен бармаклары белән аралаган да идән ярыгына карап уйга чумган. Р.Вәлиев. Гөлфия, куркуын җиңеп, шәл чугын аралады. Н.Гыйматдинова

4) Яклау, кимсетергә бирмәү, кимсеттермәү; үз итү. Кыш Әби таягы белән балаларга да кизәнмәкче булган икән, тик әниләре борылып кергән дә, канатларын җәеп, аларны явыз карчыктан аралаган. Ф.Тарханова. Китап сүзе адәм баласын түбәнлектән, рәхимсезлектән, ваклыктан аралаган. М.Вәлиев

5) Сугышып яки бәхәсләшеп торучыларны аеру, сугышудан яки бәхәсләшүдән туктату яисә араларыннан берсен аерып алу. Юл тузанында ауный-ауный чәкәләшкән ике «әтәчне» классташлары Барый килеп аралады. З.Хөснияр. Шунда ишектән килеп кергән бер терлекче белән ферма мөдире безне аралады. Ф.Садриев

6) Авыр хәлдән йолу, коткару; саклап калу. Бәхетемә, мине аннан [төрмәдән] Кәбир исемле олы җанлы бер абый аралады. Г.Тавлин. Шулчак Вәлидәнең, вәхшиләрдән араларга чакырып: «Әслаах!...» – дип, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкыруы шомлы тынлыкны ярып үтте. М.Хәсәнов

7) Психик халәттән чыгару, үз халәтенә кайтару. Кызчыкның яңгыравык шат тавышы ирне авыр уйларыннан аралады. Р.Габделхакова

8) сөйл. Куе чәчелгән, куе утыртылган нәрсәләрне сирәкләү

9) сөйл. Кем яки нәрсәне буталып-чуалып эләккән яки бәйләнгән җиреннән аерып алу, ычкындыру. Таза гәүдәле, җылы киемле бу чибәр немецны парашют бауларыннан Гата малайлары аралап алышты. М.Мәһдиев

10) күч. Хезмәткәрләрне, туганнарны һ.б. аерып карау. Дусларны аралап булмый. В.Фатыйхов

11) күч. Берәр нәрсәне башкалардан аеру, аерып алу. [Хатларның] Эшлекле язылганнарын, аралап, бүлекләргә аерып куйганнан соң, бер озын хатны гына укыйсы калды. Г.Бәширов

Аралап алу 1) Тиз арада аралау. «Тышкы матурлык эчке матурлык белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин...» – дигән уй гына сукыр нәфрәтеннән аралап алды аны. Р.Низамиев. Касыйм аны әллә нинди мыскыллаулардан да аралап алыр иде. Хәйдәр. Камил абыйны лагерьдан сугыш кына аралап алды. Мирас

2) Бөтен булып торган нәрсәне өлешкә аеру, берничә өлешкә бүлү. Гөлүс зур бәйләм чыбыктан берникадәрен үзе күтәрерлек күләмдә аралап алды да кискеч белән өзде. Р.Кәрами

Аралап бару Берсе артыннан икенчесен аралау. Әскәр аны ишетте һәм, кешеләрне аралап барып, аның бугазыннан кысып алырга каны кызышты. М.Хуҗин

Аралап бетерү Тулысынча аралау

Аралап калу Араларга өлгерү, нәрсәдән булса да коткара алу. Беләсеңме, сине үз улы кебек итеп яратачак, безне ятимлек җилләреннән аралап калачак, синең өчен гомерлеккә әтиеңне алыштырачак кеше иде ул. Р.Низамиев

Аралап тору Гел, һәрвакыт аралау. Әмма аларны печән чапканда аралап тормыйлар. М.Хуҗин

Аралый башлау Араларга тотыну. Зәйнәп, челәеп, кибеттәгеләрне берәм-берәм аралый башлауга, шым булдылар. А.Гыйләҗев

Аралый килү Күптәннән, дәвамлы рәвештә, һәрвакыт, даими аралау. Афәтләрдән һәрчак аралый килде. Д.Бүләков

Аралый төшү Бераз, тагы да, берникадәр дәрәҗәдә аралау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә