АРАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. аралау 2) сөйл. Төркемнән аерылу, төркемнән аерылып калу яки башка юнәлештә аерылып китү. Араланган куйны бүре алыр. Мәкаль. Сарык көтүдән аралану 3) күч. сир. Үзеңне-үзең яклау, каршы тору, каршылык күрсәтү. Аны кулыннан тотып алмакчы булдылар, ләкин ул, алардан араланып, икенче тәрәзәгә сикерде. А.Вергазов 4) диал. Таралу, таралып бетү (болытлар) Араланып бетү Тулысынча, тәмам аралану Араланып калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң араланган хәлгә килү. Араланып калды ботаклары, сирәгәйде яфраклары. М.Галиев Араланып тору Әле, хәзер араланган хәлдә булу |