АРАКЫЧЫ и. 1) Аракы эчүче, аракы эчү белән мавыгучы; исерек кеше. Кем белә, бәлки, ул аракычы ире кулында мәҗбүрилектән генә яши торгандыр. А.Шамов 2) Аракы яки аракы кебек исерткеч эчемлекләр җитештерүче 3) Аракы яки шуның ише белән сату итүче. Кибет бикле булса да, аракычы Зина карчык җиңел кулдан гына аларга аракы сатып, шуны күтәреп ята иделәр. Ф.Яхин |